«Түбәтәй» ретротрамвае экскурсияләр сезонын башлады
Казанда «Түбәтәй» экскурсия ретротрамвае сезонлы эшен башлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда «Түбәтәй» экскурсия ретротрамвае сезонлы эшен башлады.
Ул тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр һәм кире юнәлештә 2 нче боҗра маршруты буенча хәрәкәт итә, дип хәбәр итә шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты. Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, «Метроэлектротранс» МУП генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Данил Фомин, шулай ук шәһәрнең туроператорлары һәм экскурсоводлары беренче рейс пассажирлары булды.
1986 елда чыгарылган раритет трамвайны экскурсияләр өчен махсус реставрацияләгәннәр. Зәңгәр вагон милли колорит белән буялган – алгы өлешендә бабайның йөзе сурәтләнгән, ә түбәсендә түбәтәй урнаштырылган, дип яза kzn.ru.
Ретротрамвай җәйге сезон дәвамында көн саен 17:00 сәгатьтән йөриячәк. Юлда пассажирларга шәһәрнең төп истәлекле урыннары турында җиде телдә – рус, татар, инглиз, кытай, испан, француз һәм немец телләрендә аудиотарих тәкъдим ителә.
Трамвай 22 пассажирны сыйдыра, бер әйләнешне ул 40 минут эчендә үтә. Гаризалар «Метроэлектротранс» предприятиесенең диспетчерлык телефоны буенча кабул ителә: +7(843)533-70-90.
Фото: Денис Гордийко
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар