16+

Температураның күтәрелүе нәрсә белән бәйле? (Галим җавабы)

6 июль көнне глобаль җылыну аркасында дөньяда температура рекорды теркәлде.

6 июль көнне глобаль җылыну аркасында дөньяда температура рекорды теркәлде.

Бу әле соңгысы түгел, бу җәйдә тагын рекордлар булырга мөмкин, дип белдерде Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Бу хакта РИА Новости яза.

Көнбатыш матбугатында пәнҗешәмбе, 6 июль, метекүзәтүләр тарихында иң эссе көн булган дигән хәбәрләр чыкты.

"Әлеге яңалык белгечләр өчен гаҗәп түгел - бу климат үзгәрү тенденцияләренә тулысынча туры килә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сүз температураның кискен күтәрелүе турында бармый, алдагы рекорд белән чагыштырганда, пәнҗешәмбе көнне теркәлгән температура градусның йөздән бер өлешенә югарырак. Якын киләчәктә безне яңа температура рекордлары көтә, бәлки бу җәйдә үк", - диде Вильфанд.

Галим билгеләп үткәнчә, температураның күтәрелүе парник газларының антропоген калдыклары аркасында барлыкка килгән глобаль җылыну белән бәйле. Белгеч сүзләренчә, гомумән алганда, соңгы сигез ел метеокүзәтүләр тарихында иң җылы еллар булды.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading