16+

Әти кеше барлык фәннәрне дә татар телендә укытуны таләп итә

Чаллыда яшәүче Тәлгать Әхмәдишинның улы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә белем ала. Әти кеше әлеге мәгариф учреждениесын судка бирергә ниятли.

Чаллыда яшәүче Тәлгать Әхмәдишинның улы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә белем ала. Әти кеше әлеге мәгариф учреждениесын судка бирергә ниятли.

Әхмәдишин барлык фәннәр дә татар телендә укытылмый дип раслый. Бу хакта ул «Челнинские известия»гә хәбәр иткән һәм бу мәсьәләне күтәрүне сораган.
"Улым 9 нчы сыйныфка күчте. Әти-әниләр теләге буенча, бу сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбиятыннан башка барлык фәннәр буенча татар телендә белем алырга тиеш. 2021/2022 һәм 2022/2023 уку елларында гимназиянең 7-8 сыйныфларында физика һәм информатика буенча укыту рус телендә алып барылган, бу ТР һәм РФ Конституциясенә каршы килә. Шулай ук химия һәм биология укытучысы рус-татар телендә дәресләр алып бара, бу да таләпләрне бозу булып тора», - ди Тәлгать Әхмәдишин.

«Челнинские известия» басмасы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясе директоры Лиза Нәбиуллинага мөрәҗәгать иткән, ул үз чиратында дәгъва белән килешми һәм гимназиядәге барлык фәннәр татар телендә укытыла дип җавап биргән.
"Предметларның үзенчәлеге буенча тәрҗемә ителмәгән терминология бар», дип җавап биргән ул журналистларга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading