16+

Әти кешеләргә өстәмә яллар сорыйлар! Ни өчен?

Дәүләт Думасы депутаты үз идеясен актуаль дип саный, чөнки гаиләләр бала тууга әзерләнгәндә һәм сабый дөньяга килгәч, зур чыгымнар таләп ителә.

Әти кешеләргә өстәмә яллар сорыйлар! Ни өчен?

Дәүләт Думасы депутаты үз идеясен актуаль дип саный, чөнки гаиләләр бала тууга әзерләнгәндә һәм сабый дөньяга килгәч, зур чыгымнар таләп ителә.

Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев әти кешеләргә бала туу уңаеннан биш көнлек өстәмә ял бирергә тәкъдим итә. Бу идеяне ул Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә язган хатта бәян итте, дип хәбәр итә RT.

Инициатива авторы әйтүенчә, бала туганнан соң беренче көннәрдә балага һәм әни кешегә ире тарафыннан өстәмә ярдәм һәм игътибар кирәк. Парламентарий билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ир-атларның кыска вакытлы ял алу мөмкинлеге бар, ләкин ул эш бирүче тарафыннан түләнми. «Хезмәткәрләр (аталар) өчен биш календарь көнгә кадәр түләүле отпуск бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелә мөрәҗәгать текстында.

Дәүләт Думасы депутаты үз идеясен актуаль дип саный, чөнки гаиләләр бала тууга әзерләнгәндә һәм сабый дөньяга килгәч, зур чыгымнар таләп ителә.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading