РФ Конституциясенә төзәтмәләр илне көчәйтүгә һәм аның халкы иминлегенә юнәлдерелгән, дип белдерде ТР Халыкларының Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров "Татар-информ" МАна биргән әңгәмәсендә. "Алар тормыш эшчәнлегенең барлык аспектларына кагылачак һәм халыкның һәр катламы өчен актуаль булачак, яшьләргә, укытучыларга кагылачак. Шуңа күрә барысына да килергә һәм бу төзәтмәләр өчен тавыш бирергә кирәк ", - дип билгеләде Кадыйров. Ул шулай ук төзәтмәләр төбәкләрдәге тормыш сыйфатына уңай чагылыш табачак, дип саный. Моннан тыш, ТР Халыклар ассамблеясе вәкиле телләрне саклау турындагы төзәтмәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, "төрле халыкларның күп вәкилләре телдән башка халыкның яшәве мөмкин түгел, диләр", шуңа күрә әлеге төзәтмә кирәк.
Комментарийлар