16+

Тиздән Көек бистәсендә яңа амбулатория ачылачак

Казан янындагы Көек авылында җиде ел эчендә халык саны 40 меңгә арткан. Шуңа күрә табиблык амбулатриясенең кирәклеге бәхәссез.

Казан янындагы Көек авылында җиде ел эчендә халык саны 40 меңгә арткан. Шуңа күрә табиблык амбулатриясенең кирәклеге бәхәссез.

22 табиб хезмәт куячак Көектәге яңа табиб амбулаториясе 26 декабрьдә пациентлар өчен үз ишекләрен ачачак.

Элек меңнән ким кеше яшәгән Питрәч районының Көек авылында 2015 елда ачылган фельдшер-акушерлык пункты эшләп килә иде, анда ике фельдшер, ике шәфкать туташы һәм табиб-педиатр хезмәт куйган. Әмма соңгы җиде елда, авыл халкы 40 меңгә кадәр арткан һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен әлеге ФАП кына җитми.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, яңа өч катлы амбулатория төзелешенә 300 млн сумнан артык акча тотылган, шул ук вакытта учреждение кыска вакыт эчендә төзелгән (аңа агымдагы елның апрелендә нигез салынган). Амбулаторияның штатында - 22 табиб һәм 40ка якын урта һәм кече медперсонал исәпләнә.

— Хәзер кадрлар туплауга караганда, медицина учреждениесен төзү җиңелрәк, - дип билгеләп үтте Садыйков. - Ниндидер мәгънәдә безгә бәхет елмайды, бирегә эшкә килүчеләрнең күбесе монда Көектә яши. Хәзер Казан янындагы бистәләр актив рәвештә төзелә, шуңа күрә халык тыгыз яшәгән урыннарда медицина учреждениеләре төзү эшләре киң колач белән бара. 2023 елга төп бурычыбыз - Дәрвишләр һәм Осиново бистәләрендә яңа сырхауханәләрне төзеп тапшыру, шулай ук республикада 25 яңа ФАП төзү планлаштырыла.

Көек авылындагы табиб амбулаториясе ярашлылык турында бәяләмә алды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading