16+

Тизлек штрафы «түгәрәкләнә»

Транспорт чараларын идарә итүчеләр тизлек режимын бозган өчен салынган штрафның яртысын гына түләп котыла алмас, ахрысы. Әлеге штрафның якын киләчәктә «түгәрәкләнүе» ихтимал.

Транспорт чараларын идарә итүчеләр тизлек режимын бозган өчен салынган штрафның яртысын гына түләп котыла алмас, ахрысы. Әлеге штрафның якын киләчәктә «түгәрәкләнүе» ихтимал.

«Шәһри Казан» газетасы да быелның 19 декабрь санында хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тизлек режимын бозган өчен штрафның 50 процентын гына түләү нормасын гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән. Ул: «Бюджет 3 миллиард сумны югалта, ләкин штрафларны җыеп алуда алга китеш юк», – дигән Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, ташлама аркасында бюджетка керми калган акчаларга светофорлар урнаштырырга, җәяүлеләр юл кичүләрен төзекләндерергә булыр иде.

Татарстан Президенты тәкъдименә карата Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов үзенең фикерләре белән уртаклашты.
Татарстанда тизлек режимын бозган өчен салынган штрафка 50 процент ташлама 2016 елда гамәлгә куелган. Транспорт чараларын идарә итүчеләр, гадәттә, тизлек режимын сәгатенә 20-40 километрга күтәреп боза. Моның өчен 500 сум штраф каралган. Штрафны беренче 20 көн эчендә түләсәң, ул 250 сум гына алына, ягъни 50 процент ташламадан файдаланасың. Бу ташлама тизлек режимын бозу очракларына гына кагыла.

– Штрафка ташлама кертелгәнче дә кагыйдә бозулар санының кимүгә таба баруы күзәтелде. Тизлекне арттыруга бәйле кагыйдә бозулар да кимүгә барды. Мисал өчен, 2015 елда мондый очраклар барлык кагыйдә бозуларның 70 процентын тәшкил иткән иде, хәзер – 94 процент, – диде Ленар Габдрахманов.
Ләкин ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов әйткәнчә, бу мәсьәләдә әле җәмәгатьчелек фикерен дә өйрәнү кирәк булачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading