Татарстанда узган тәүлектә инфекция йоктыруның 95 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта санитар-эпидемиологик вәзгыятькә багышланган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 95 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле барлыгы 11 597 очрак булды", - дип хәбәр итте Любовь Авдонина.
Шул ук вакытта Татарстанда яшәүче 83 кеше узган тәүлектә коронавирустан терелеп чыккан.
Шулай ук тәүлектә белгечләр Covid-19ны ачыклау өчен 8 268 тест уздырган.
Комментарийлар