16+

Әтнә районы беренче булып урып-җыюны тәмамлаган

Татарстан быел рекордлы күләмдә уңыш җыярга мөмкин

Әтнә районы беренче булып урып-җыюны тәмамлаган

Татарстан быел рекордлы күләмдә уңыш җыярга мөмкин

Татарстанның Әтнә районы игенчеләре нефть-газ химиясе форумы ачылышында республика Президенты Рөстәм Миңнехановка бу елның беренче уңышыннан пешерелгән икмәкне тапшырдылар.

“Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, Сезгә район игенчеләре исеменнән 2020 ел уңышы ашлыгыннан пешерелгән икмәкне тапшырырга рөхсәт итегез!” – диделәр Әтнә игенчеләре.

 Бүгенге көнгә Татарстанда 4,7 млн.тонна яңа уңыш ашлыгы җыеп алынган, игенннәр 1,3 млн. га мәйданда (барлык мәйданнарның 86%ы) җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш – 36,4 центнер, бу узган елга караганда гектардан 6 центнерга күбрәк.

Хезмәтне югары дәрәҗәдә оештыру һәм техника мөмкинлекләреннән тиешенчә файдалану нәтиҗәсендә Татарстанда Әтнә районы урып-җыюны беренче булып төгәлләде. Бүген алар  2020 елгы яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән икмәкне район игенчеләре исеменнән Татарстан Республикасы Президентына тапшырдылар.

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading