Мәрхүмгә 37 яшь икәне мәгълүм.
19 августтан 20 сенә каршы төнгә үткән "Төнге Казан" йөгерүләрендә катнашучыларның берсе вафат булган. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Мәрхүмгә 37 яшь икәне мәгълүм.
Ул финишка барып җитә алмаган. Табиблар, коткаручылар вакытында ярдәм күрсәтүгә карамастан, 10 чакрымга йөгергән ир-атның организмы чыдамаган.
Сүз уңаеннан, ул йөгерүдә катнашуны рөхсәт итә торган медицина белешмәсе алып килгән. Бу чарада беренче генә катнашуы булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар