Бүген Казанда 27 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем күзәтелми.
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтынна сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Киләсе ике көндә республикада явым-төшем күзәтелми. Сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә һава температурасы +10-15 градус булачак, 25 июльдә көндез һава +24-29 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә төндә һава температурасы +14-19 градус тәшкил итәчәк. 26 июльдә көндез Татарстан буенча максималь температура +28-33 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар