16+

Томскида бер айлык баланы этләр кимергән

Овчарка һәм ротвейлер нәселле этләрне хуҗалары өйдә тоткан. Гаилә шәхси йортта яшәгән. Баланың әнисе ишегалдына чыгып киткән була. Өйгә керсә, караватта яткызып калдырылган бер айлык баласы диванда ята.

Баланың башында һәм муенындагы яраларны күреп, этләр кимергәнен аңлап ала. Сабыйның гомерен коткарып кала алмыйлар, ул хастаханәдә үлә. Кинологлар әйтүенчә, этләр өйдә яңа кеше, бигрәк тә бала барлыкка килүне өнәмиләр, чөнки бөтен игътибар аңа була. Алар ничек кенә өйрәтелгән булса да, куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading