Россиянең Төзелеш министрлыгы быелның II кварталына Россия субъектларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән торакларның уртача квадрат метры бәясен билгеләде.
Нәтиҗәдә, торак азмы-күпме кыйммәтләнде. Татарстанда социаль ипотека программасы буенча тапшырыла торган фатирларның квадрат метры бәясе моңа кадәр 35 079 сум булса, хәзер ул 35 289 сумга җитте.
Сүз уңаеннан, иң кыйммәтле торак - Мәскәүдә (квадрат метры 90 400 сум), иң арзаны Калмыкия Республикасында (квадрат метры 25 351 сум) тәшкил итә, дип яза ТатСентер.ру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар