16+

"Төп йорт килен"е бәйгесе башланды

Арча районында «Төп йорт килене» дигән бәйге уздыралар. Бәйгенең төп максаты - яшь­ләргә каенаналары белән дус-тату гомер кичерүче уңган киленнәрне күрсәтү, шулар үрнәгендә яшәргә чакыру.

Арча районында «Төп йорт килене» дигән бәйге уздыралар. Бәйгенең төп максаты - яшь­ләргә каенаналары белән дус-тату гомер кичерүче уңган киленнәрне күрсәтү, шулар үрнәгендә яшәргә чакыру.

- Бәйгенең сайлап алу этабы әлегә авылларда үтә. Әлеге бәйге ярдәмендә, без авыл җирләрендә яшәүче бик күп сабыр киленнәр белән таныштык. Алар каенаналарын да, каенаталарын да тәрбияләгән. Берсе хәтта күршедә яшәүче әбине дә тәрбияли. Бәйгедә нәсел шәҗәрәләре турында да сөйлиләр. Берәү, шуның белән кызыксынып китеп, 800 туганын тапкан.

Аларның кайберләре хәтта ки Кытай белән Германиядә дә яши булып чыкты. Бәйгенең финалы 8 Март бәйрәме алдыннан узар дип көтелә. Беренче урынга чыгучыга - 20 меңлек суыткыч, икенче урынга ия булучыга - 15 меңлек суыткыч, өченче урынга 10 меңлек кер юу машинасы бүләк итәбез. Калган дүрт катнашучыга тузан суырткычлар тапшырачакбыз. Киленнәр җыр-биюдә, милли ризык әзерләүдә, нәсел шәҗәрәсен белүдә көч сынашачак, - дип сөйләде безгә Арча муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе муниципаль учреждениесе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading