“Луганск халкы алдында чыгыш ясау өчен шундый искиткеч мөмкинлек алгач, без беренче чиратта татар халкының бөтен матурлыгын һәм байлыгын күрсәтергә теләдек. Татар җырлары, биюләре, көйләре программаның беренче бүлеген тәшкил итте. Икенче бүлек Россия халыклары мәдәниятләренең үзенчәлекле бәйләменә әверелде. Рус, белорус, башкорт, кавказ биюләрен аеруча җылы каршы алдылар”, - дип сөйләде ансамбль директоры Юрий Жуков.
Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары өчен шахтерларның хезмәт батырлыгы һәм «Яшь гвардия» батырлыгы җирендә чыгыш ясау – зур хөрмәт билгесе.
“Мондый катлаулы вакытта халыклар арасындагы багланышларны, элемтәне ныгыту өчен нәкъ менә мәдәният яхшы киңлек булып хезмәт итә ала. Безне искиткеч җылы һәм ачык каршы алдылар. Без бу кадәр тамашачы көтмәгән идек. Әйтик, мәдәният сарайларында безнең программаны бәяләргә теләүчеләрнең барысына да тамашачылар залында урыннар да җитеп бетмәде. Кешеләрнең сәнгатькә, бердәмлеккә, мәдәни багланышларга тартылуы күренеп тора”, – диде Юрий Жуков.
Комментарийлар