Казанда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның истәлеге мәңгеләштерелә.
Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип яза Казан мэриясе.
Мемориаль тактаны Жуковский урамындагы ул яшәгән 9-нчы номерлы йорт фасадына урнаштырачаклар. Истәлекле тактада: «Бу йортта 2005-2011 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин яшәгән», – дип язылачак. Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар