16+

Төркиядә ял иткән вакытта үлүчеләр саны 88гә җиткән

Россия халкы иң күп һәм иң яратып ял итә торган ял урыны -Төркия. Узган ел анда 6 миллион россияле ял иткән, быел аларның саны тагы да арткан.

Россия халкы иң күп һәм иң яратып ял итә торган ял урыны -Төркия. Узган ел анда 6 миллион россияле ял иткән, быел аларның саны тагы да арткан.

Ял үзе яхшы нәрсә, ләкин кайчак ял итү, кайберләрнең соңгы сәфәренә әверелү очраклары да бар икән. Быел гына да Төркиядә ял вакытында 88 ватандашыбыз үлгән. Сәбәбе бик гади: климат алыштыру йөрәк, кан тамыры авырулары белән интегүчеләр өчен зарарлы. Безнекеннән нык аерылучы климатлы илгә баргач олы яшьтәге туристлар арасында инсульт һәм инфаркт кичерүчеләр еш очрый икән. Шулай ук суга батып үлүләр, ял итеп, игътибар киметү аркасында балалар үлеме очраклары да еш очрый.

Ни дисәң дә, Төркия Россия туристлары иң күп бара торган ил, икенче урында — Финляндия, өченче урында - Казахстан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading