16+

Төрмәнең дә бәйрәме бар

Россиянең җинаять-башкарма системасында тәрбия хезмәтләре оешуга 14 июньдә 60 ел тулды.

Россиянең җинаять-башкарма системасында тәрбия хезмәтләре оешуга 14 июньдә 60 ел тулды.


Татарстанда ун төзәтү учреждениесе эшли, аларда ун меңгә якын кеше төрмә срогы уза. Республикада ел саен дүрт меңгә якын кеше, хөкем карары нигезендә, төзәтү учреждениеләренә китерелә, шуларның 1200е

- беренче мәртәбә хөкем ителүчеләр.
- Республикадагы төрмәләрдә тотылучыларның колония территориясендә хәрәкәтләнү ирекләре, Европа илләрендәге колонияләр белән чагыштырганда, шактый зуррак. Колонияләрдә мәчетләр һәм чиркәүләр эшли, дин тотучыларның гыйбадәт кылу хокуклары чикләнми, - диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча тәрбия эшләре бүлеге җитәкчесе Алексей Веряскин.
Эчке кагыйдәләрне төгәл үтәүчеләргә ташламалар бирелә. Мәсәлән, туганнарың белән өстәмә күрешү мөмкинлеге, көнкүреш шартлары яхшырак булган бүлекләргә яки колония-поселениеләргә күчерелү. Узган ел 1018 кеше вакытыннан алданрак иреккә чыгарылган, быел бу бәхет 475 кешегә тәтегән.

Колония кагыйдәләрен санга сукмаган, тәртипсезлекләр эшләгән 3400 тоткын быел өстәмә «җәзага» тартылган. Андыйларга кисәтү ясау, штрафка тарту, аерым камерага ябу, көнкүреш шартлары начаррак булган бүлекләргә күчерү каралган. Колония җитәкчелеге әмерләренә буйсынмаучылар, тыелган әйберләр (пычак, без) саклаучылар, спиртлы яки психотроп эчемлекләр кулланучылар кырыс шартлардагы бүлекләргә урнаштырылалар.

Алексей Веряскин сөйләгәнчә, колонияләрдәгеләр төрле һөнәрләр буенча укыйлар, тимер эшләнмәләре ясыйлар, киемнәр тегәләр. Башкарган эшләре өчен хезмәт хакы да түләнә. Ләкин ни генә булмасын, җинаять кылмыйча, иректә яшәвең мең мәртәбә әйбәтрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading