16+

Тәрәзәсеннән сикереп чыгып, машинасын урларга теләүчене тотып алган

Машина хуҗасы каракны полиция килгәнче тотып тора алган.

Машина хуҗасы каракны полиция килгәнче тотып тора алган.

Күз алдыңда машинаңны урлап китәргә маташсалар — озак уйлап торып булмый, тизрәк нидер эшләргә кирәк. Башкортстанның Туймазы районында яшәүче ир-ат шулай фикер йөрткән булса кирәк. Ир-ат үзенең «җиделе» машинасының тавышын ишеткәч, фатир тәрәзәсеннән сикереп чыккан. Урлаучы качып китәргә өлгермәгән, машина хуҗасы аны тотып алган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Машина хуҗасы каракны полиция килгәнче тотып тора алган.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, Әбҗәлил районында яшәүче ир-ат чит кеше машинасына утырып йөрергә җыена. Ул башка районга дустына кунакка килә. Төнге клубта ял иткәч, ул машина урларга карар кыла. 

«Кужан авылында яшәүче кеше машинага ачык ишегеннән кереп утыра, чыбыкларны тоташтырып, автомобильне кабыза. Ул мондый тәҗрибәне автомобиль көллиятендә укыганда өйрәнгән булган. Машина хуҗасы җинаятьтә шикләнелүчене тотып, ЮХИДИ инспекторларына тапшыра. Тоткарланган кешене полиция бүлегенә алып китәләр», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Машина урлау факты буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнелүче беркая да чыгып китмәү турында имза куйган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading