16+

«Ц» хәрефенә һәйкәл куяр

Чувашиянең Урмай авылында «ц» хәрефенә һәйкәл куярга җые­налар. Билгеле булганча, мишәрләр сүзләрне «ц»лаштырып сөйләшә.

Чувашиянең Урмай авылында «ц» хәрефенә һәйкәл куярга җые­налар. Билгеле булганча, мишәрләр сүзләрне «ц»лаштырып сөйләшә.

Чувашиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов мишәрләрнең үзенчәлекле сөйләмнәре уңаеннан «ц» хәрефенә һәйкәл кую теләген белдергәч, аның бу идеясен барысы да хуплаган, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. Тиздән Урмай мәдәният йорты каршында шундый үзенчәлекле һәйкәл барлык­ка килер дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading