16+

Туганнан бирле Мәскәүдәге перинаталь үзәктә алты ел яшәгән сабыйны гаиләгә тапшырганнар

"Риа Новости" язганча, бу хакта Мәскәүнең балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Ольга Ярославская хәбәр иткән.

Туганнан бирле Мәскәүдәге перинаталь үзәктә алты ел яшәгән сабыйны гаиләгә тапшырганнар

"Риа Новости" язганча, бу хакта Мәскәүнең балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Ольга Ярославская хәбәр иткән.

"Судның бар карарлары үтәлде", -  дигән ул журналистларга. Омбудсмен бар нечкәлекләрне дә сөйләүдән баш тартты, чөнки биредә бала мәнфәгате карала. Апрельдә башкала хөкүмәте белдергәнчә, баланы әти-әнисенең туганнарына яки башка гаиләгә бирү мөмкинлеге турында әйтелгән иде. Инде менә яңа мәгьлүмат, чыннан да, баланы чит гаилә алган. Алар турында бернинди мәгьлүмат та юк. Үз әти-әнисе, авыру дип санап, баланы хастаханәдән алып чыгудан баш тарта.

Сабый җитлекмичә туган һәм яңа туган балалар патологиясе бүлекчәсенә урнаштырылган. Әмма берничә ай үткәннән соң табиблар, бала башка стационар дәвалауга мохтаҗ түгел, дигән нәтиҗәгә килә. Хастаханәдән кыз 2019 елның мартында чыгарылган булса да, биредә яшәвен дәвам итә. Хәбәр ителгәнчә, баланың үз анасы аның сәламәтлеге өчен курка һәм өенә алып кайтмый. Шул ук вакытта аның хастаханәдә торуы өчен югары суммада акча түләп бара. Хәзер сабый яңа гаиләгә тапшырылган.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading