16+

Тукай районының элекке башлыгына карата гаепләүләр саны арта

Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның җинаять эше буенча дүрт яңа эпизодны ачыклаган. Ришвәтнең гомуми суммасы 7 млн.сумнан артык — 1,3 млн. сумнан 8,6 млн. сумга кадәр арткан.

Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның җинаять эше буенча дүрт яңа эпизодны ачыклаган. Ришвәтнең гомуми суммасы 7 млн.сумнан артык — 1,3 млн. сумнан 8,6 млн. сумга кадәр арткан.

Россия Җинаять кодексының 290 маддәсе буенча яңа эпизодлар (ришвәт алу) 2022-2023 елларда Яңа бистәсендә йорт төзелеше белән бәйле. Моннан тыш, хокук сакчылары фаразлары буенча, 2018 елда «Савин» бакчачылык ширкәтендә участок рәвешендә ришвәт алынган.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда ул коммерцияле булмаган оешма вәкиленнән 1,3 миллион сумнан артык ришвәт алуда шикләнелә. Район башлыгы әлеге суммага район объектларында төзелеш эшләре алып бару өчен подряд килешүләре төзүдә фирмага ярдәм күрсәткән.
Аның законсыз эшчәнлеген тикшерүчеләр һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә ачыклаганнар.

Чаллы суды шикләнелүчене 2 айга кулга алды. Хәзер ул Чистай районында тикшерү изоляторында. Камаевка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading