Министр кәгазь документны электрон мәгълүматлар базасындагы язма белән алыштырырга тәкъдим итә. Бу шул исәптән ана капиталын күчерү өчен кирәкле документлар алуны да гадиләштерергә тиеш.
– Бала туу факты буенча шул ук мизгелдә аның дөньяга килүе турында язма барлыкка киләчәк һәм туу турындагы таныклыкка ихтыяҗ бетә. Кәгазьнең беркемгә дә кирәге юк, дөньяга яңа кешенең аваз салуы турында язма гына кирәк, – дигән Константин Носков.
Аның фикеренчә, ана капиталын алу процедурасын да җиңеләйтү зарур. Ведомство алдында кешеләрне «артык эштән» арындыру бурычы тора, дип искәртте министр.
Комментарийлар