Быел медицина өлкәсендә төп яңалыкларның берсе – «Күчмә сырхауханәләр». Бу турыда ел дәвамында «ШК» битләрендә дә күп яздык. Җиһазландырылган машиналар, ерак авылларга барып, халыкның сәламәтлеген тикшерә. Бу проектны Президент та хуплаган. Быел мобиль сырхауханәләр ярдәмендә 17 меңнән артык кешене тикшерә алганнар. Киләсе елга эшне дәвам итәргә җыеналар. Авыруның беренчел билгеләрен ачыклар өчен бигрәк тә район үзәгеннән еракта урнашкан авылларда яшәүчеләргә мондый мобиль сырхауханәләр бик тә кирәк.
Яман шеш белән авыручылар саны артса да, быел бу авырудан үлүчеләр санын 4,7 процентка киметә алганнар. Яман шеш белән биш ел, аннан да артыграк вакыт яшәүчеләр саны да арткан.
Комментарийлар