16+

Туй уздыру кагыйдәләренә яңалык кертәләр

Бриллиант балдак, тун, көнкүреш техникасы, фатир, машина кебек бүләкләр катгый тыела.

Бриллиант балдак, тун, көнкүреш техникасы, фатир, машина кебек бүләкләр катгый тыела.

Чечняда туйлар артык купшы үтмәсен өчен яңа кагыйдәләр кертергә булганнар. Фәкать 50 мең сумлык калым да гына үзгәреш юк, шулай ук чәй, шикәр, сарык кала. Киленнең күлмәге ислам таләпләренә һәм чечен әдәпләренә туры килергә тиеш. Кияүгә, кайнанага һәм кайнатага, башкаларга кыйммәтле бүләкләр бирү тыела. Кызның чемоданнары саны чикләнмәгән, "ләкин арттырып җибәрү" булырга тиеш түгел.

Булачак кайнана белән кайнатаның киленнең туганарына бүләкләре дә кыйммәтле булмасын – "бары тик борынгыдан чечен җәмгыятендә кабул ителгән әйберләр генә". Республика мөфтие бриллиант балдаклар, туннар, көнкүреш техникасы, фатирлар, машиналар кебек бүләкләр катгый тыела, дип ассызыклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading