16+

«Тыңламадылар, шуңа күрә кар көртенә чыгарып ташладым»

Балаларын буып үтерүче 43 яшьлек Вера Зайцеваны полиция хезмәткәрләре Саратовның Энгельс шәһәрендә тоткарлаган.

Балаларын буып үтерүче 43 яшьлек Вера Зайцеваны полиция хезмәткәрләре Саратовның Энгельс шәһәрендә тоткарлаган.

Саратов өлкәсенең Аткар районы Прокудино авылында 8 яшьлек малайны һәм аның 5 яшьлек сеңлесен буып үтерү факты буенча тикшерү бара. Балалар тыңламау сәбәпле, әниләре аларны ачуланган, ә аннары шарф белән буып үтергән. Улының һәм кызының үле гәүдәсен кар көрте өстенә куеп калдырган, ә үзе качкан.

Хатынны полицейскийлар 22 октябрь көнне төнлә Энгельста тоткарлаган. 43 яшьлек Вера Зайцеваны Тикшерү бүлегенә сорау алуга китергәннәр, анда ул үз балаларын үтерүе турында сөйләгә

"Балаларны тыңламаулары өчен ачуланып, хатын-кыз шарф ярдәмендә башта улын, аннары кызын буып үтергән. Аннары ул аларны урамга алып чыккан һәм өйдән ерак түгел урнашкан чокырда, кар көрте өстендә калдырган, шуннан соң качкан", - дип хәбәр иткән Саратов өлкәсе буенча Тикшерү комитеты.
Хатын-кызга карата Җинаять кодексының "Кече яшьтәге баланы аеруча рәхимсезлек белән үтерү" һәм "Аеруча рәхимсезлек белән ике кече яшьтәге баланы үтерүгә һөҗүм итү"  ике маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Шулай ук хатын-кыз турында да кайбер мәгьлүматлар пәйда булды. Әлеге гаилә опека органнарында исәптә тормаган, әмма соңгы вакытта ире белән аерылышу аркасында үзен сәер тоткан. Вера Зайцева өч тапкыр кияүдә булган. Беренче иреннән 22 яшьлек кызы бар. Икенче ире Михаил белән уртак балалар булмаган. Өченче ире - Александр Зайцевтан ике баласы булган: сигез яшьлек улы һәм биш яшьлек кызы, дип яза Shot телеграм каналы.
Аның элеккеге ире Александр сөйләгәнчә, соңгы вакытта хатын ниндидер эзотерик тәҗрибәләр белән мавыккан һәм тормышын яхшы якка үзгәртергә теләгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading