16+

«Тыныч йокла дустым»: татарның танылган композиторы вафат...

Бу хакта аның иҗатташ дуслары хәбәр итә.

«Тыныч йокла дустым»: татарның танылган композиторы вафат...

Бу хакта аның иҗатташ дуслары хәбәр итә.

«Хуш, бәхил бул иҗатташ дустым
Татар тамашачысына талантлы композитор, популяр җырлар авторы буларак танылган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, иҗатташ дустым Габдразак Миңгалиев арабыздан китеп барды. Ул иҗат иткән 400 дән артык җырны татар эстрадысының танылган җырчылары үз репертуарында башкаралар. Аның җырлары "Татар җыры", "Болгар радиосы", "Барс Медиа" бәйгеләрендә җиңү яуладылар. Шәхсән үзем Габдразак белән өч дистәдән артык җыр иҗат иттек һәм алар бүген дә төрле дәрәҗә сәхнәләрдән яңгырыйлар. Алинә Шәрипҗанова Төркия сәхнәсендә бер җырыбызны башкарып үзен дә, безне дә танытты. Салават, Хәния, Рөстәм Закиров, Асыльяр,Гүзәл Уразова һәм Җәләлова һәм тагын бик күпләр башкаруындагы җырларыбызны тамашачы яратып кабул итте. Әле Яңа ел алдыннан гына шактый озак сөйләшеп торган идек. Соңгы күрешү-хушлашуыбыз булган икән?! Оптимистик рухта күренгән идең, югыйсә? Тыныч йокла дустым, хуш, бәхил бул, урының җәннәт түрләрендә булсын! Кеше китә, җыры кала кебек канатлы сүзләр гүя сиңа аталгандай яңгырый бүген...», дип яза үзенең сәхифәсендә танылган шагыйрь, бик күп җырлар авторы Вазыйх Фатыйхов.

Җырчы Асылъяр да композитор турындагы истәлекләре белән уртаклашкан. «Габдразак абый бакыйлыкка күчкән дигән хәбәр килеп иреште… Шундый күңелгә авыр булып куйды...Татар дөньясына күпме матур җырлар бүләк иткән талантлы композитор, музыкант, иҗатчы иде ул!
Студент чакларда аңа җырлар сорап еш бара идем янына. Беренче курсмы, икенчедә укыйммы, төгәл әйтә алмыйм...Казаннан Балык бистәсе автобусына утырып, Габдеразак абыйның авылы Масловкага киттем, авылга борылышта олы юлда төшеп калдым...ник бер "попутка" очрасын, җәяүләп олы юлдан шактый барасы. Көне матур иде, авылга кадәр барып җиттем, Габдеразак абый белән Масловка мәктәбенең музыка классына кердек.
Ул гаҗәеп талантлы шәхес, аңа гел сокланып карый идем...фортепиано артына утырып уйнап, үзенең җырларын тәкъдим итте. Баянда уйнап та җырлап бирә иде. Шул көнне ул миңа "Сөю хакына" җырын башкарып күрсәтте, мин бу җырны башкарырмын дидем үзенә. Репертуарымда иң танылган җырларның берсе булып китте җырыбыз.
Сүзебез дога булып барып ирешсен сиңа, Габдразак абый», дип язган Асылъяр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

10

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading