16+

Төзелеш өлкәсенә кагылган илкүләм проектларга 11,5 млрд сум акча бүленгән

Россиядә 12 ләп илкүләм проект бар. Аларның һәркайсы күпмедер дәрәҗәдә төзелеш һәм архитектура белән бәйле.

Төзелеш өлкәсенә кагылган илкүләм проектларга 11,5 млрд сум акча бүленгән

Россиядә 12 ләп илкүләм проект бар. Аларның һәркайсы күпмедер дәрәҗәдә төзелеш һәм архитектура белән бәйле.

Проектлар җәй айларында аеруча да зур тизлек белән гамәлгә ашырыла, чөнки төзелеш эшләрен җылы вакытта башкарып калдыру кулайрак.

ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, ул җитәкчелек иткән тармак 6 илкүләм проектны тормышка ашыра. Хәзерге вакытта Татарстанда 95 төзелеш объект капиталь төзекләндерелә. Моннан тыш, авария хәлендә 3,8 мең квадрат метр торактан кешеләрне күчерү буенча эш алып барыла. Бу максатларга бюджеттан 11,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

“Без сафка бастырган объектларга ни дәрәҗәдә ихтыяҗ булудан чыгып, аларның интерактивлыгына бәйле рәвештә, эшебезгә бәя бирелә. Узган атнада Рөстәм Нургали улы муниципалитетларга җәмәгать киңлекләрен тиешле дәрәҗәдә сакламаулары өчен шелтә белдерде. Бу урынлы тәнкыйть. Шәһәрләрдәге җәмәгать киңлекләре — икътисадка акча китерә торган объектлар түгел, болар безнең һәркайсыбыз өчен булдырылган объектлар. Шуңа без аларны максималь рәвештә сакларга тиеш ”, - диде Алексей Фролов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading