16+

Төзәлмәс яра

10 июль көнне Иделдә «Булгария» теплоходы батканга сигез ел булды. Якыннарын югалтканнар Кама Тамагы районының Сөйки авылында Идел яры буенда төзелгән мемориаль комплекска җыелды.

Төзәлмәс яра

10 июль көнне Иделдә «Булгария» теплоходы батканга сигез ел булды. Якыннарын югалтканнар Кама Тамагы районының Сөйки авылында Идел яры буенда төзелгән мемориаль комплекска җыелды.

Көн кояшлы иде. Беркайчан да мондый матур болытларны күргәнем юк иде. Әллә нинди катлы-катлы өрфиядәй ак, илаһи кодрәте иңеп торган сихри болытлар иде алар. Мемориаль комплекста – зур булмаган мәчет белән чиркәү. Биредә күңелләр нечкәреп, күздән яшьләр ирексездән ага. Район администрациясе башлыгы, Татарстан Хезмәт министрлыгыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, «Арабелла» судносы капитаны килгән иде. Симфоник оркестр уйнавы һәркемне тетрәндерде.

Әйе, бүген – йөрәкләр кысылып, фаҗига корбаннарын кабат хәтерләү көне.

«Булгария»дә 201 пассажир һәм экипаж булган. Шуларның 122 кешесе, шул исәптән 28 бала өчен бу сәяхәт соңгысы була. Мемориаль комплекста һәркайсының исем-фамилиясе язылган. Аларның һәрберсен кабаттан атап чыктылар. Бер минутлык тынлык игълан ителде. Әти-әнисен югалткан сабыйлар, балаларсыз калган әти-әниләр, сөйгәннәрен югалткан ярлар, газиз туганнарын югалтканнар өчен төзәлмәс яра бу.

– Улым Маратка 22 яшь иде. Мәктәптә алдынгы укучы булып, юридик институтка кереп, тырышып тәмамлап, кулына диплом алып сөенеп йөргән көннәре иде. Яшәргә ашыкты. Бармен булып эшкә кергән иде теплоходка. Хәзер инде без аңа догалар гына җибәрә алабыз, – дип өзгәләнә әнисе Фәния ханым Хәбибрахманова.

Ул ел саен Сөйкигә газиз улы Марат Мөдәррис улы һәм тагын 121 кеше баткан урынга килеп гыйбадәт кыла. Ни гаҗәп, Идел елгасы бу урында карасу төстә, шомлы. «Булгария» баткан урында маяк тора һәм йөзеп баручы теплоход макеты. Мемориаль комплекска, Иделгә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исеменнән чәчәкләр салынды.

Бу яралар төзәлмәс инде. Кеше факторы һәм табигать аяусызлыгы аркасында мондый коточкыч фаҗигаләр бүтән кабатланмасын иде.

Равилә Мөбарәкшина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading