Күптән түгел Уфаның Җиңү урамындагы торак йортта бер хатынның авыры төшеп, баласын югалткан, дип яза «Кызыл таң».
Соңыннан ачыклануынча, хатын биредә урам себерүче булып эшләгән һәм аның урамда тулгагы башланган. Үтеп баручылар аны якындагы тулай торак подъездына алып кергән. Хатын үзе белдерүенчә, бала туганда ук үле булган. Әлбәттә, тетрәндергеч вакыйга. Әмма тагын да кызганычрак хәл хатынны ашыгыч ярдәм машинасы белән дәваханәгә алып киткәч башлана. Шунда яшәүчеләр подъезддагы бетон өстендә яткан сабый мәетен фотога төшерә, хәтта аның янында селфи ясый башлый. Полиция хезмәткәрләренә аларны куып җибәрергә туры килде, дип сөйли әлеге башка сыймаслык хәлне күрүчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Ужас....Больной кеше генэ шулай селфи ясый инде!!!Кая бара бу донья....
0
0