Моның турында башкаларга сөйләсәгез, үтерәм дип куркыткан.
41 яшьлек хатын полициягә 54 яшьлек инвалид иренең кызларын көчләве турында хәбәр итә. Аңа моның турында кызлары сөйләгән. Башта 19 яшьлек кызы, аннары 15 яшьлек уртанчы кызлары әтиләренең берничә ай буе көчләгәнен әйткән. Бер кызны хастаханәгә тикшерү өчен алып киткәннәр, берсе белән психолог эшли. Ир-ат беренче төркем инвалид, ул бер кулын яшь чагында югалта. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу хакта kazanfirst.ru яза.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар