16+

Үгезең бәйдәме, иптәш?

Җәй җиттеме, авылларда иректә, бәйсез, караучысыз йөргән маллар саны бермә-бер арта.

Җәй җиттеме, авылларда иректә, бәйсез, караучысыз йөргән маллар саны бермә-бер арта.

Болын, тугайларда утлап йөрсәләр – бер хәл, әмма район, яки авыл үзәгендә йөрүче мал-туар кешеләрнең мөлкәтен бозарга, куркып машина өстенә менәргә, зыян салырга мөмкин. Еш кына алар аркасында юл-транспорт һәлакәте дә килеп чыга. Шуңа бәйле рәвештә әлеге проблемага җаваплы карау сорала.

Россия административ җаваплылык турындагы кодексның 3.6 маддәсе нигезендә, маллары караучысыз йөргән хуҗаларга 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр административ штраф салына. Шундый төр канунны ел дәвамында кабат бозган өчен санкцияләрне катгыйландыру каралган. Бу хәерсез хуҗаларга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салына. Йорт хайваннары көтүдә, бәйдә яисә йорт ишегалдында асралырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading