16+

Укучы дәрестә тәрәзәдән егылып төшкән

Екатеринбург шәһәрендә музыка дәресендә инвалид малай тәрәзәдән егылып төшкән. 

Екатеринбург шәһәрендә музыка дәресендә инвалид малай тәрәзәдән егылып төшкән. 

9нчы мәктәп-интернатта мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый. Музыка дәресе өченче катта актлар залында узган. 

Төбәк прокуратурасы хәбәр итүенчә, дәрес башланганчы, укытучы сәхнә янындагы тәрәзәне ачкан. Тәрәзәдән егылган бала дәрес вакытында укытучы янында утырган. Дәрес тәмамлангач, мөгаллим балаларны рәткә тезергә дип укучылар янына барган. Шулчак укытучы янында утырган укучы тәрәзәдән егылып төшкән. Баланың беренче сыйныфта укуы мәгълүм.

Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре башланган. Зыян күргән бала - хастаханәдә, тәнендә авыр җәрәхәтләр табылмаган.

Фото: 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading