Моннан өч ел элек мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган яңа проект старт алган иде. Әлеге проектның аудиториясе елдан-ел киңәя бара. Көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, музей-күргәзмәләре белән якынрак танышырга ярдәм итә. Алар сыйныфташлары, әти-әниләре, әби-бабайлары белән музей, театр, китапханә, концерт залларына йөриләр, тарихи урыннарга сәяхәт...
Моннан өч ел элек мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган яңа проект старт алган иде. Әлеге проектның аудиториясе елдан-ел киңәя бара. Көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, музей-күргәзмәләре белән якынрак танышырга ярдәм итә. Алар сыйныфташлары, әти-әниләре, әби-бабайлары белән музей, театр, китапханә, концерт залларына йөриләр, тарихи урыннарга сәяхәт итәләр.
Яңа уку елында "Укучының мәдәни көндәлеге" республика проекты эгидасы астында Татарстанның бердәм мәдәни командасы формалаша. Зур һәм дустанә командага тарих һәм сәнгать белән кызыксынган балалар гына түгел, республиканың күпмилләтле мәдәнияте белән якынрак танышырга теләүчеләр дә кушыла ала. Проект Татарстан Президенты Аппараты, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектка 160 000 артык башлангыч сыйныф укучысы катнаша.
Яңа уку елыннан www.культурныйдневник.рф сайтында интерактив балалар халык картасы барлыкка киләчәк. Анда укучылар - Татарстанның бердәм мәдәни командасы мәдәният учреждениеләренә барулары, үз шәһәр яки районнарында уза торган мәдәни чараларда катнашуы турында сөйли, фотоларын куя, үз сыйныфы, мәктәбе яки гаиләсе командасын терки ала.
Мәдәни командада катнашучылар ярдәме белән республиканың мәдәни мохите формалашачак.
www.культурныйдневник.рф социаль челтәреннән кулланучылар саны 46 меңгә җиткән. Сайтка көн саен 1300 кеше керә.
Комментарийлар