16+

Укытучылар хезмәт хакы артырмы?

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советы депутатлары каршында хисап тотты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советы депутатлары каршында хисап тотты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

“Мәгариф өлкәсендә уртача хезмәт хакы, төп социаль күрсәткечләр буенча, 36,4 мең сум тәшкил итә. Республика буенча карасак, сез күрсәткән слайдта уртача хезмәт хакы  44,9 мең сум. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын республикадагы уртача хезмәт хакына җиткерү өчен нинди гамәлләр кылыначак?”, - дип кызыксынды депутат Людмила Рыбакова.

“Республикада уртача хезмәт хакы 44 меңгә җиткерелде, әмма еллык уртача хезмәт хакы 38 мең сум гына тәшкил итә. Сез әйткән категория “май указлары”на керә. Ә “май указлары” бездә 100 процентка үтәлә. Төгәл очраклар бар икән, без аларны аерым карарга әзер”,-  диде Алексей Песошин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading