16+

"Ул герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калачак"

Махсус хәрби операциядә Кукмара егете, рядовой Нәҗипов Илнур Салават һәлак булган. Илнурга 2 декабрьдә 34 яшь тулган булган. Аның ике улы ятим калган, дип хәбәр итә "Хезмәт даны" район газетасы. 

Махсус хәрби операциядә Кукмара егете, рядовой Нәҗипов Илнур Салават һәлак булган. Илнурга 2 декабрьдә 34 яшь тулган булган. Аның ике улы ятим калган, дип хәбәр итә "Хезмәт даны" район газетасы. 

Хәрби белән саубуллашырга, аның әнисе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга бик күп халык җыелган.

Кукмара мәдәният йортында узган матәм-митингта район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, “Кукмара якташлыгы” җирле Казан иҗтимагый оешмасы рәисе, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашкан.

«Илебезгә килгән авыр кайгы-хәсрәт, кызганыч, районны да читләп узмады. Илнур Салават улының әнисе, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Үзләренең гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калачак», - диде Сергей Димитриев.

Хәрби белән саубуллашырга бик күп халык җыелган иде. Илнур мәктәпне тәмамлагач, Янилдәге һөнәри училищеда белем алган. Килешү нигезендә хезмәт итәргә ул быелның 29 мартында киткән булган.

Нәҗипов Илнур Салават улы Кукмара зиратындагы Дан аллеясендә җирләнгән.

Фото: "Хезмәт даны"Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбызны соңгы юлга озаттылар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading