16+

Урам бәйрәмнәре берләштерә

Яшел Үзәннең Норлат авылы шактый зур. Урамнар да күп. Соңгы елларда күп кенә районнарда Сабан туе, авыл бәйрәмнәреннән тыш урам бәйрәмнәре дә уздыра башладылар.

Урам бәйрәмнәре берләштерә

Яшел Үзәннең Норлат авылы шактый зур. Урамнар да күп. Соңгы елларда күп кенә районнарда Сабан туе, авыл бәйрәмнәреннән тыш урам бәйрәмнәре дә уздыра башладылар.

Бездә беренче тапкыр Норлатның Аланбашы дип аталган ягында шундый күңелле чара узды. Бәйрәм бервакытта да артык булмый, бигрәк тә авыл кешесенә.

Җәйге матур көннәрне истә калдырырлык итеп, дуслар, туганнар, күршеләр белән күрешү өчен бер сәбәп бит ул. Әлеге бәйрәмне уздыру авыл җирлеге башлыгы, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы бүлеге җитәкчесе Роза Ягудинаның идеясе иде. Аланбашында яшәүчеләр, элек спорт мәйданчыгы булган, соңгы елларда игътибар да, кул да җитмәгән мәйданчыкны яңадан кора башладылар. Тирә-ягын челтәр койма белән әйләндереп алып, волейбол, баскетбол уйнау өчен баганалар утыртып, буяп, янә балаларга, өлкәннәргә дә спорт белән шөгыльләнергә урын булсын, дип, яңартып җибәрделәр. Бу эшне күбрәк Бакча урамында яшәүчеләр эшләде. Әле япь-яшь килеш, авылыбызга килеп төпләнгән Михайловлар гаиләсе нигез салган иде бу бакчага, хәзер дә гаилә башлыгы Валерий актив.

Бәйрәмне бакча урамында яшәүче Әмир Яруллин моңлы тавыш белән догалар укып башлап җибәрде. Чарада авыл җирлеге башлыгы Ренат Баһаветдинов та катнашты. Ул Аланбашының тырыш кешеләренә Мактау кәгазьләре тапшырды, үзара салым акчаларын барысы да түләсә, әлеге мәйданчыкны тулыландыру өчен матди ярдәм булачагына да ышандырды. Роза Ягудина Аланбашында туып-үскән танылган авылдашларыбызны, әлеге урамнарда яшәүче юбилярларны, өлкән яшьтәге кешеләрне, яңа туган сабыйларны – берсен дә калдырмыйча санап бүләкләде. Бәйрәмне шушы урамда уйнап-үскән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Фернат Насыйбуллин алып барды. Урам бәйрәме бик истәлекле булды. Кечкенә авыл Сабан туйларының ни өчен күңелле узганын аңладым кебек – халык бер гаилә сыман, беркем ялындырмый, уеннарда да катнаша, бердәм. Бәйрәмгә халык теләп әзерләнгән, күбесе тәмле бәлешләр, кайнатмалар, тәм-томнар алып килгән, кайнап торган самавырдан юкә балы, кәрәзле бал белән чәй эчеп, тәмле пылау ашап, кунактан кайткан шикелле булдык. Бәйрәмне оештыруга зур өлеш керткән Марсель Юнысов, Адель Низамиев, Мәдинә Гыйззәтуллинага, барлык авылдашларыма зур рәхмәт. Урам бәйрәмнәре авылның икенче башында да гөрләсен. Безнең авыл зур бит әле ул!

Розалия Ибраһимова, Яшел Үзән, Норлат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading