16+

Урманнарга керми торыгыз

Матур бер җырдагы «керик әле, урманнарга», дигән сүзләрне күпләребез белә. Ләкин, бу араларда урманнарга кермәү хәерле. Татарстанда 17 майга кадәр янгынга каршы үзгә режим гамәлдә.

Урманнарга керми торыгыз

Матур бер җырдагы «керик әле, урманнарга», дигән сүзләрне күпләребез белә. Ләкин, бу араларда урманнарга кермәү хәерле. Татарстанда 17 майга кадәр янгынга каршы үзгә режим гамәлдә.

Республикада соңгы 8 елда урман янгыннары чыгу кебек гадәттән тыш хәлләргә ирек бирелмәде. Министрлар Кабинетында 14 апрельдә онлайн рәвештә уздырылган бирифингта бу турыда Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.


-Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре ведомстводагы учреждениеләр, Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе һәм башкарма хакимият органнары белән бердәмлектә эшчәнлек алып бара. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, 2011-2019 елларда янгын куркынычы сезоннарында гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады,-диде Равил Кузюров.


 Әмма, Россия күләмендә ел башыннан урманнарда 1345 янгын очрагы теркәлгән инде, ут 200 мең гектарны колачлаган. Татарстанда мондый хәлләрне булдырмас өчен зур әзерлек чаралары күрелгән.


- Урман янгыннары станцияләре, янгынга каршы җиһазлар пунктлары кабаттан тикшереп һәм барлап чыгылды. Җирле үзидарәләр башлыклары, шулай ук урманнарга якын торак пунктлардагы һәм бакчачылык ширкатләрендәге җир биләүчеләр белән очрашулар уздырылды,-диде министр.


 Табигатьтә 100 янгынның 82се корган үләннәрне яндырудан килеп чыга икән. Шуның да 45 проценты май аенда-кешеләр бакчачылык ширкатьләренә кузгалган вакытта була. Равил Кузюров янгынга каршы үзгә режим гамәлдә чакта табигать кочагында учаклар кабызмаска чакырды.


Административ штрафлар каралган: гражданнарга-2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затларга-15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.


 Коронавируска каршы үзбикләнү режимы кертелгәнлеген дә истән чыгармагыз. Урман буйларында рөхсәтсез йөргән өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 матдәсе нигезендә 30 мең сумга кадәр штрав салына.


Фото: pixabay.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading