Бүгенге көндә урып-җыю кампаниясе Татарстанның күп районнарында тәмамланган.
Кичә алынган мәгълүматлар буенча, республикада 1,5 миллион гектар иген җыеп алынган. 3,2 миллион тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш бер гектардан 21,4 центнер чыга. Кайбыч, Әлки, Нурлат районнарында урып-җыю якын көннәрдә тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
0
Комментарийлар