16+

Үз хатынын үтерүне оештырган

Гаепләнүче уртак милекне үзләштерү максатыннан үз хатынын үтерүне оештырган.

Гаепләнүче уртак милекне үзләштерү максатыннан үз хатынын үтерүне оештырган.

Татарстан прокурорының беренче урынбасары Алексей Заика Буада яшәүче бер кешегә һәм Ульян өлкәсендә яшәүче ике кешегә карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2019 елда Буада яшәүче ир уртак милекне үзләштерү максатыннан үз хатынын үтерүне оештырырга уйлаган. Ул Ульяновск өлкәсеннән килгән танышына мөрәҗәгать итә һәм аңа билгеле бер суммага килешеп җинаять кылырга тәкъдим итә. Тегесе заказчының тәкъдимен кабул итә һәм 2019 елның ноябреннән 2020 елның августына кадәр Ульяновск өлкәсендә һәм Чувашиядә "корбанын" күзәтеп йөри. 
2022 елның декабрендә заказчы Буа районында яшәүче икенче бер танышына хатынын үтерергә тәкъдим итә. Янәсе, моны талау һөҗүме буларак оештырырга кирәк. Заказны үтәүче бу "эш"кә үзенең иптәшен дә җәлеп итә. Алар Буа районындагы трассада хатын-кызга һөҗүм итәләр һәм аның башына, аркасына балта белән берничә тапкыр сугалар, шулай ук кимендә биш тапкыр пычак белән кадыйлар. Үлем хәлендә булган хатынны хастаханәгә алып китәләр, биредә аңа операция үткәрелә.

Соңрак гаепләнүчеләр җинаять коралын яшерә. Тикшерү барышында заказчы өчен читкә китмәү һәм тиешле тәртип турында язылу рәвешендә сак чарасы сайланган, ә ике гаепләнүче сак астына алына. Җинаять эше карау өчен Буа шәһәр судына тапшырылган.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading