16+

Узган атнада 5 меңнән артык казанлы грипп һәм ОРВИ йоктырган

Соңгы атнада Татарстан башкаласында грипп һәм ОРВИ белән 5 меңнән артык кешенең чирләве ачыкланган.

Соңгы атнада Татарстан башкаласында грипп һәм ОРВИ белән 5 меңнән артык кешенең чирләве ачыкланган.

Бу узган ел белән чагыштырганда 4% ка күбрәк. Ләкин, гомумән алганда, авыру эпидемия чигеннән 25% ка түбәнрәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Хуҗиева хәбәр итте.

Моннан тыш, гриппка каршы тотрыклы һәм уңай шартларны саклап калу өчен Казан халкының 60,5 проценты, ягъни 783 мең кеше прививка ясатырга тиеш. Бүгенге көндә шәһәр халкының яртысы диярлек вакцинацияләнгән.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading