16+

Узган тәүлектә республикада 104 кеше коронавирус йоктырган

Хасталарның күбесе - Казан һәм Яр Чаллыда.

Хасталарның күбесе - Казан һәм Яр Чаллыда.

Узган тәүлектә 104 татарстанлы коронавирус инфекциясен йоктырган, барлык очраклар да элемтә аша күчкән. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«22 кеше хастаханәдә, 82 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Авыручылар арасында 30-50 яшьлекләр (37 кеше) һәм 60-70 яшьлекләр (18) күпчелекне тәшкил итә.

Йоктыру очракларының иң күбе Казанда һәм Чаллыда — 59 һәм 13 очрак. Районнар арасында беренче урында Әлмәт районы — биредә алты кеше ковид йоктырган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading