Татарстанда полиция хезмәткәрләре, алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә кагыйдә бозуларны ачыклау максатыннан, рейд уздырган.
Чара барышында биш мең литр исерткеч эчемлек әйләнештән алынган. 600 хокук саклау хезмәткәреннән торган 169 мобиль төркем республиканың барлык районнарындагы сәүдә нокталарын тикшергән. Сәгать 22.00дән соң исерткеч эчемлекләр сатучыларга штраф салынган, продукцияләре тартып алынган. Барысы 871 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 140 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Законсыз сату очракларының күбесе сыра һәм составында спирт булган косметик чаралар һәм лосьоннарга туры килә. Иң күп кагыйдә бозулар Казан, Чаллы, Алабуга, Лаеш һәм Менделеевск районнарында теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар