16+

Вакцинадан соң иммунитет барлыкка киләме?

Ковидка каршы ясала торган вакцина турында төрле имеш-мимешләр йөри.

Ковидка каршы ясала торган вакцина турында төрле имеш-мимешләр йөри.

Ләкин галимнәр, аларның берсенә дә колак салмыйча, тикшеренү эшләрен дәвам итә. КФУ галимнәре Спутник V вакцинасының хәтта бер генә дозасы да иммунитетны күтәрергә сәләтле, дип хәбәр итә.

Алар белән Бөекбританиянең Ливерпуль университеты биологлары, Һиндстанның Тапар инженерия һәм технология университеты галимнәре дә ризалашкан. Белгечләр әйтүенчә, беренче прививкадан соң ук, ковид белән авыручыларныкы кебек үк иммунитет барлыкка килгән. Экспертлар мондый нәтиҗәне вакцина ясаткан казанлыларның материалларын тикшергәч ясаган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading