Бүген республикада 31376 сугыш ветераны һәм аларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәне яши.
Россия Президенты Указы белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына бер тапкыр 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум бирелде. Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән Җиңү көне белән котлап сугыш ветераннарына 25 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 5 мең сум бирелде. 2020 елда сугыш ветераннары барысы да “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медале белән бүләкләнәчәк.
Татарстанда
| категорияләр |
2015 |
2020ел |
| сугыш инвалидлары |
1148 |
280 |
| сугыш ветераннары |
2441 |
611 |
| Ленинград блокадасында булучылар |
239 |
145 |
| Тыл хезмәтчәннәре |
56170 |
22637 |
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар