16+

Ветераннарны Парадта күз карасы кебек саклаячаклар

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк Парадка килгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын медицина хезмәткәрләре күзәтәчәк.

Ветераннарны Парадта күз карасы кебек саклаячаклар

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк Парадка килгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын медицина хезмәткәрләре күзәтәчәк.

Трибуналарга аларны социаль аралык саклап, ике урындык аша һәм саклагыч экран белән әйләндереп утыртачаклар.

-Парадка килүчеләрнең барысының да тән температурасы үлчәнеләчәк. Шулай ук хәрбиләр узачак территорияне дезинфекцияләнәчәк. Битлек белән перчаткадан килү таләбе дә куела, - диде Роспотребнадзорның ТР буенча Идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Ветераннарны бәйрәм чарасына махсус машиналарда алып киләчәкләр һәм бәйрәмнән соң  озатып куячаклар. Шулай ук Парад вакытында “ашыгыч ярдәм” машиналары һәм ике медицина пункты дежур торачак.

Билгеле булганча, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Парад, пандемия нәтиҗәсендә күчерелгән иде һәм ул 24 июньдә узачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading