Вакцинацияләү елга ике тапкыр – көз һәм яз үткәрелә.
Язгы чорда 900 мең доза вакцина кую бурычы тора. Ә елына 1 млн 800 мең доза булыр дип планлаштырыла. Вакцинаны кул белән җәнлек ояларына куеп чыгалар. Ул коңгырт төстәге брикетны хәтерләтә. Брикет ит фаршыннан тора, аның эченә вакцина куела. Аның җәнлекләргә куркынычы юк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 6-15 май көннәрендә күчмә бригадаларның эше бөтен районнарда да оештырылуын искәртә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
1
0
Комментарийлар