16+

Владимир Леонов: “Яшьләр белемле, сәләтле, спорт сөючән булганда, безнең республика да көчле булачак”

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасына «Студентлар белем бирү форумы» да кушылды. Биредә Татарстанның күп кенә районнарыныда узган Спартикиадага нәтиҗә ясадылар. Иң яхшы командалар кубок, медальләр белән бүләкләнде. Студентлар "Яхшы гамәлләр китабы..." (Книга добрых дел...) акциясен дә дәвам итте.

Владимир Леонов: “Яшьләр белемле, сәләтле, спорт сөючән булганда, безнең республика да көчле булачак”

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасына «Студентлар белем бирү форумы» да кушылды. Биредә Татарстанның күп кенә районнарыныда узган Спартикиадага нәтиҗә ясадылар. Иң яхшы командалар кубок, медальләр белән бүләкләнде. Студентлар "Яхшы гамәлләр китабы..." (Книга добрых дел...) акциясен дә дәвам итте.

- Без студентлардан 150ләп язма кабул иттек. Яхшы гамәлләрнең чиге юк: кемдер үзе яшәгән елга буен чистарткан, кан доноры булган, кемдер хуҗасыз хайваннарга ярдәм икән... «Йөргән кызыма тәкъдим ясадым», «Әти булдым» дип язучылар да булды, - диде «Татарстан командасы» иҗтимагый оешмасы активисты Яна Сирюкова.

Студентларның күбесе "китап"ка үз телефон номерларын да язып калдырган әле. Ярдәм кирәк булса, шалтыратыгыз дип кенә торалар.

- Мин песи балаларын да коткармадым, авыруларны да дәвалаганым булмады... ләкин форумда лекцияләр барганда чатыр кырыенда утыручы бер кешене күрдем. Ул үз-үзенә ышанычын югалткан икән. Мондый хәлләр еш күренеш. Ләкин мин аның белән сөйләшеп киттем, авыр минутта аңа терәк була алдым. Ул яңадан үз-үзенә ышана башлады. Минем яхшы гамәлем - шул кешене канатландырып җибәрү булгандыр, - дип язган Китапка Давид Арушанян.

- Форумның беренче көнендә көчле яшенле яңгыр яуды. Күбесе чатырларда кунарга курыкты, юешләнеп бетте. Мин шунда кулыма гитара алдым да, төн уртасында уйный башладым. Бер заман минем янга күршеләр кереп җитте, юк, әрләргә түгел, ә миңа кушылырга. Халык җыелды. Без шулай төн буе куркуыбызны җиңә-җиңә җырлап чыктык. Соңыннан күп кеше рәхмәт әйтте. Шул вакыттан без үзебезне бер төркем итеп тоя башладык, - дип язган "китапка" "Татарстан командасы" активисты Диана Андреева.
"Татарстан командасын" республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та хуплады.

- Яшьләр безнең илнең, республиканың - ресурсы һәм резервы. Үсәргә кирәк, яшьләр белемле, сәләтле, спорт сөючән булганда, безнең республика да көчле булачак. Без бүген шушы байлык, шушы мирас өчен эшлибез. Республика яшьләргә бирелгән мөмкинлекләр, аларга хәерхаһлы мөнәсәбәте белән Россиянең башка төбәкләреннән аерылып тора. Яшьләр өчен төрле программалар бар. Иң авыр вакытта да без алардан баш тартмадык, - диде Владимир Леонов.

«Без - Татарстан командасында» флешмобы белән студентлар чарага матур йомгак ясады. Студенлар җилфердәп торган Татарстан байрагын сурәтләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading