16+

Владимир Путин 30 сентябрьне дәүләт бәйрәме дип игълан итте

РФ Президенты 30 сентябрьне дәүләт бәйрәме — яңа төбәкләрне Россия белән берләштерү көне дип игълан итте.

РФ Президенты 30 сентябрьне дәүләт бәйрәме — яңа төбәкләрне Россия белән берләштерү көне дип игълан итте.

Әлеге закон хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Бәйрәмнең тулы исеме «Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән берләшкән көн» дип яңгырый.

Үзгәрешләр «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законга кертелгән. Алар имзаланган көннән үз көченә керә.

2022 елның 30 сентябрендә Путин һәм ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыклары Россия составына яңа территорияләрне кабул итү турында килешүләргә кул куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading