16+

Владимир Путин берничә яңа Федераль канунга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин 14 апрельдә берничә мөһим Федераль канунга кул куйды. Алар хокукый, икътисади, шулай ук социаль өлкәләргә кагыла. 

Россия Президенты Владимир Путин 14 апрельдә берничә мөһим Федераль канунга кул куйды. Алар хокукый, икътисади, шулай ук социаль өлкәләргә кагыла. 

Махсус операция һәм армиядә хезмәт итү турында

Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларның статусын үзгәртүне җиңеләйтә торган кануннарга кул куйды. Мәсәлән, кыска вакыт эчендә хәрбиләрне хәбәрсез югалган дип тану һәм гражданны үлгән дип игълан итү тәкъдим ителә.

Әгәр ярты ел дәвамында солдатның кайда булуы турында мәгълүмат булмаса, ә командирлар яки хезмәттәшләр аның үлеменә турыдан-туры шаһит булганнарын раслый алмасалар, бу гражданны суд тәртибендә хәбәрсез югалган дип танырга мөмкиннәр.

Яңа документ нигезендә хәбәрсез югалган булып тану яки үлгән дип игьлан итүнең сроклары кыскара. Кайдалыгы билгесез булып калуның вакыты - бер ел булган, ә хәзер ярты ел; үлгән итеп игълан итү өчен шундый ук вакыт аралыгы саклана. 

Шулай ук хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру һәм электрон повесткалар кертү турында канунга кул куелды.

Кәгазь повесткалардан тыш, гражданнар электрон хәбәрләр ала башлаячак. Аларны хәрби бурычлыларга язма рәвештә расписка яки заказ хаты белән тапшыру турында хәбәр итеп җибәрергә мөмкиннәр. Электрон повестка «дәүләт хезмәтләрендә»ге («Госуслуги») шәхси кабинетта урнаштырылганнан бирле тапшырылган дип саналачак.

Торак-коммуналь хезмәте һәм ипотека каникуллары турында

Табигый яки техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән Россия гражданнарына ипотека каникуллары бирү турындагы канун үз көченә керде. Су басу яки башка табигать афәтләре аркасында торагын югалткан гражданнарга ипотека буенча бурыч йөкләмәсен киметүгә юнәлдерелгән.

Максатлы укыту һәм салым турында

Россиядә хезмәт базары һәм икътисад таләпләренә җавап бирүче профессиональ кадрлар әзерләү системасын камилләштерәләр. Бу хактагы законга Владимир Путин кул куйды.

Яңа кагыйдәләр буенча, максатчан укытуга заказ бирүче килешү төзү турындагы тәкъдимнәрне мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада урнаштырырга тиеш. Аның аша уку чорында ярдәм чаралары һәм социаль гарантияләр, хезмәт эшчәнлеген башкаргандагы түләүләр турында мәгълүмат таба алачак. Документ 2024 елның 1 маеннан үз көченә керәчәк.

Шулай ук Президент гражданнарга быел июльдән салым турындагы түләү кәгазьләре һәм «Дәүләт хезмәтләрендә» («Госуслуги») шәхси кабинет аша салым түләү турында таләп итү кәгазьләре алырга мөмкинлек бирүче законга кул куйды.

Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне аңлы рәвештә юк иткән, законсыз җыйган һәм саткан өчен җинаять җаваплылыгы кертү турында законга кул куелды. Хәзер сирәк очрый торган үсемлекләрне җыеп алган өчен физик затларга 1 млн сумга кадәр штраф һәм дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, ә законсыз сатып алган яки саткан өчен 1,5 млн сумга кадәр штраф һәм биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Әгәр җинаять алдан килешү буенча яки оешкан төркем тарафыннан кылынган булса, моның өчен 2 млн сумга кадәр штраф һәм сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, ә сатып алу яки сату өчен 3 млн сумнан алып тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Канун рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 180 көн үткәч үз көченә керә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading